Татарстанның мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе: «Киләсе елда телләргә зур игътибар биреләчәгенә без бик шат»

Татарстанның мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова:

– Хәзерге вакытта телләрне саклау безнең республика өчен генә түгел, ил өчен дә – иң төп мәсьәлә. Татарстанда 19 200 мордва яши. Аларның күпчелеге район, авылларда яши. Шуңа күрә киләсе елда телләргә зур игътибар биреләчәгенә без бик шат. Безнең эшләр дә артачак, әлбәттә. Җәмәгать эшлеклеләре буларак, без үзебезгә максатлар куйдык. Без шулай ук фестивальләр үткәрәчәкбез, мәктәп укучылары белән эшләүне дәвам итәчәкбез. Бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен тел һәм мәдәни белем бирүне арттырырга кирәк. Үсеп килүче буында үз һәм башка милләт вәкилләренә, мәдәниятенә хөрмәт уята белү мәҗбүри.


Фикер өстәү