Татарстанга килә торган бензин ташучы машинана белән наркоман идарә иткән (ВИДЕО)

Пенза аша Татарстанга килүче һәм наркоман идарә торган бензовоз артыннан куу видеосы чыкты. Видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Кадрларда патруль машинасының зур йөк машинасын артыннан кууы күренә. Бензовозны йөртүче берничә тапкыр ике тоташ сызыкны кисеп үтә һәм каршы як полосага чыга.

Шулай ук ЮХИДИ инспекторларының машина йөртүче белән аралашуы да видеога эләккән. Ир юлга чыгып китәр алдыннан ярты шешә аракы эчеп, мефедрон кабул итүен таный.

Шофер сүзләренә караганда, мондый «коктейль» аңа тукталышсыз билгеләнгән пунктка барып җитәргә ярдәм итәргә тиеш булган. Шулай ук ир рейска чыгу алдыннан наркотикларны даими куллануын әйтә.


Фикер өстәү