Синоптиклар суык көннәрнең кайчан башланачагы турында сөйләде

Россиянең Европа өлешендәге үзәк полосада хәзер башланып киткән җылы һава торышы бу атна ахырына кадәр генә дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза «Российская газета».

Сентябрь азагы – октябрь башы Россиядә көзнең иң җылы вакыты булса да, быел  Көнбатыш Европада салкын һава урнашачак, дип белдерде синоптик.

Димәк, Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, һава торышы көзге салкын  һава торышына якыная. «Бу ял көннәрендә генә бераз җылытачак», – дип өстәде Паршина.


Фикер өстәү