Түбән Кама трассасында поши һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән

Хайванны үләт базында җирләделәр, ә пошиның баласын эзлиләр.

Түбән Камадан мәйдан ягына барган юлда машина трассасына урманнан поши йөрегеп чыга. Ул «ВАЗ» га килеп бәрелә, әйләнеп каплана һәм каршы як полоса читенә килеп төшә. Әлеге фаҗиганың фото һәм видеоларын шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган. Җиңел машинаның кузовына зыян килә һәм каршы як тәрәзә пыяласы ватыла. KazanFirst хәбәр иткәнчә, хайванны кичекмәстән ветклиникага илтәләр.

Соңрак пошиның баласы булуы ачыклана. Аның кайда булуы әлегә билгеле түгел. Алынган җәрәхәтләрдән хайван үлә. Аны үләт базына күмгәннәр.


Фикер өстәү