Татарстанда һава торышы үзгәрә

Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә томан һәм кырау төшүе көтелә. Республикада төнлә минималь температура -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартларының бозылуы көтелә.

«5 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшәчәк», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

 


Фикер өстәү