Татарстанда яңа транспорт министры билгеләнде

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Ханифов Фәрит Мөдәрис улы билгеләнде.

Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген кул куйды.

Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов Татарстанның Төзелеш министрлыгын 2020 елы башыннан җитәкләде. Аңа кадәр ул Россиянең Дәүләт экспертизасы баш идарәсенең Казан филиалы башлыгы иде.

Фәрит Хәнифов «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» һәм «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исемнәренә лаек. Шулай ук «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» һәм «2006 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда казанышлары өчен» медальлләре белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү