Вирусолог: «Россиядә коронавирусың икенче дулкыны көчлерәк булачак»

Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда көчлерәк булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

Белгеч фикеренчә, сәламәт саклау систмасы, икенче дулкын каршы алырга «әзер» булганлыктан, аны җиңү мөмкин булачак.

6 октябрь мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 11 615 яңа очрагы теркәлгән.

Анатолий Альтштейн фикеренчә, ачыкланган очракларның артуы барыннан да элек көзге сезонның башлануы белән бәйле. Бу вакытта, гадәттә, салкын тидереп авыручылар күбәя.
– Бу безгә генә түгел, башка илләргә дә кагыла, – дип ачыклык керткән ул.


Фикер өстәү