Баласы булмаганнарга салым түләтү тәкъдименә финанс министрлыгының җавабы билгеле булды

Финанс министрлыгы Россиядә баласызлыкка салым кертү идеясен хупламаган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк «аналар советы» иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Татьяна Буцкая Россиядә балалар табарга җыенмаучылар өчен салым кертергә кирәк, дип тәкъдим иткән.

Аның сүзләренә караганда, салым аена 500 сум тәшкил итә алыр иде. Аны бала табудан баш тарткан хатын-кызлар һәм репродуктив яшьтәге ир-атлар түләргә тиеш булган.


Фикер өстәү