Коронавирус йоктыручылар: «Авыру бер төндә егып салды»

Коронавирус сүзенең ишетелә башлавына да тиздән бер ел була. Шушы вакыт эчендә ничәмә-ничә авырып терелгән кеше белән аралаштык, белгечләр белән чиргә карата фаразлар ясадык, авыру билгеләрен дә ятлап бетердек, сакланырга да өйрәнербез кебек идек. Әмма… Табибларның башы «кызыл зона»дан чыкмый, үзебездә дә, чит илләрдә дә вазгыять катлаулана гына бара. Коронавирус беркая да китмәде, ул янәшәдә йөри.

«Үләрмен дип куркам»

Исемен күрсәтмичә генә аралашырга риза булган әңгәмәдәшемдә 9 октябрьдә коронавирус диагнозы раслана. Ул республиканың бер районында яши, 11 нче сыйныфта белем ала. Хәзер ул өйдә дәвалана. Тәм, ис тоюлары да юкка чыккан.

  • – Мин инде моңа әзер дә идем шикелле. Табиб шалтыратуы мине артык гаҗәпләндермәде дә. Бер партада утырган иптәшемдә коронавирус табылган иде. Чир шуннан йоккан дип саныйм. Шул көнне, мазок алсыннар дип, табиб чакырттык. Көне буе башка бер ни турында да уйламадым. Уйлый да алмадым. Диагноз расланды. Алга таба ни булыр, белмим. Үләрмен дип куркам, – диде ул.

Югалткач кына кадерен аңлыйбыз, дигән гыйбарә бар бит. Әңгәмәдәшем дә бу сүзләрнең асылын хәзер генә аңлаган. «Менә, җиләк ашап утырам, әмма аның тәмен сизмим. Тәм тоюның да кеше өчен нинди зур бәхет икәнен хәзер генә аңладым!» – ди ул.

Сер түгел, баштарак коронавирус өлкән яшьтәге, берәр авыру аркасында сәламәтлеге какшаган кешеләргә генә ябыша дип уйладык, үзебезне шулай дип тынычландырырга тырыштык. Әле дә шулай фикер йөртүчеләр бар. Соңгы көннәрдәге хәвефле хәбәрләр моны тулысынча кире кага.

«Хәтерем начарланды»

Ничектер коронавирус дигән зәхмәт мин белгән кешеләргә тимәс, җае туры килгән саен  коронавирустан ничек сакланырга икәнен өйрәтеп торучылар да булгач, чир урап узар дигән фикердә тора идем. Янәсе, барысы да аңлы, җаваплы кешеләр. Ялгышканмын. Таныш-белеш, дус-иш, бик якын күргән кешеләрем дә әлеге чирне бер-бер артлы йоктыра, чирләп терелә башлады. Журналист Фәнзилә Мостафина да шулар рәтендә.  «Каһвәләп керикме соң?» дигән соравыма гел «әйдә» дип җаваплый торган якын кешем көннәрдән бер көнне бу тәкъдимемнән баш тартты. «Таҗлы» булып куйган икән!

  • − Минем чирләвем кисәк башланды – беренче шик шунда туды. Әйтик, ОРВИ булганда, башта тамак авырта башлый, аннары шул температура бирә, томау төшә торган иде. Табиб булмасаң да, үз организмыңны таныйсың, нинди чир вакытында үзен ничек тотуын беләсең бит инде. Бу юлы организмның үз-үзен тотышы миңа таныш түгел иде. Кичтән бернәрсә юк иде, хәлсезлек тә сизелмәде, ә иртән  авырып уяндым. Температура югары. Баш, күзләр авырта, бөтен тән, буыннар сызлый, бер хәл юк. Салкын тигәндәге кебек тамак авыртмый, томау да төшмәгән. Бераз ютәл бар, йөткергәндә күкрәк читлеге авыртып куя. Коронавирус дигәненә баш мие ышанмый, ОРВИдыр дип тынычландырырга тырыша, – дип уртаклашты Фәнзилә.

Берничә көне шулай үтә аның. Температураны төшерә торган дарулар да ярдәм итмәгән, үлән чәйләре дә шифа бирмәгән, хәл дә юк. «Хәер, ютәл дә, күкрәк читлеге авыртуы да икенче көнгә үк диярлек бетте. Иң яманы – баш һәм күз авырту, хәлсезлек. Димәк, табибка күренергә кирәк», – диде ул.

Фәнзилә түләүле клиникага языла. Сырхауның барлык билгеләрен әйтүгә, табиб аны «таҗ»лы итеп куя – коронавирус, ди. «Табиб кисәтте, бу – агрессив вирус, диде. Хәзер үпкә чиста булыр, ә бер сәгатьтән ялкынсыну башлануы да ихтимал. Үпкәгә бик тиз төшә, дип аңлатты. Дәвалану өчен дарулар язып бирде. Роспотребнадзорның, коронавируслы авыруларны дәвалаганда кулланырга, дип больницаларга тараткан беркетмәсендә күрсәтелгән антибиотиклар һәм витаминнар иде ул», – дип сөйләде Фәнзилә.

Шушы көннәрдә генә тернәкләнеп килгән мәле аның. Үзен кайгырту гына түгел, башкаларны да онытмаган: өйдән чыкмыйча, кешеләр белән аралашмыйча, очрашмыйча яшәп торган. «Чирләгән вакытта хәтерем начарланды. Иң гади сүзләрне дә искә төшерә алмый азапландым. Бернәрсә укыйсы да килмәде, язып та булмады. Чир үзәк нерв системасына бәрә ди бит. Шулдыр инде…» – дип уртаклашты Фәнзилә.

Битне битлек саклый

Бездә дә җиңел түгел, башка илләрдә дә хәлләр шул чама. Мәскәү, Италия һәм Амстердамдагы «таҗлы» вазгыятькә күзәтү ясадык.

– Бездә – өлешчә локдаун (өйдә калу, ирекле хәрәкәт итү тыелган режим. – Ред.). Яз айларындагы кебек үк, кафе-рестораннар кабат ябыла. Барлык кибетләр дә кичке сигездән дә соңга калмыйча ябылырга тиеш була. Бу таләп супермаркетларга кагылмый анысы. Мәктәп һәм балалар бакчалары эшен дәвам итәчәк. Урамда 30 кешедән дә күбрәк җыелырга ярамый дигән таләп бар. Битлекне 13 яшьтән башлап барлык кешеләр дә киеп йөрергә тиеш булачак, – дип аңлатты Амстердамда яшәүче экскурсовод Екатерина.

Италия буенча гид булып эшләүче Анна үзе яшәгән Лацион җирлегендәге вазгыять турында сөйләде. Аларда шушы көннәрдә кабат мәҗбүри битлек кию режимын кире кайтарганнар.

– Барыбыз да битне «яшердек». Язын бу режимны кичке 6дан иртәнге 6га кадәр керткәннәр иде. Әмма ул вакытта күп кешеләр бу кагыйдәгә битараф карады, – диде ул.

Битлексез тормышның нинди икәнен хәтерләмим дә. Римда яшәүче Ирина шулай ди. «Римда битлекле махсус кибет тә ачылды әле. Бу җәйдә манекеннарны да битлектән күрергә була иде хәтта. Италиядә 31 гыйнварга кадәр гадәттән тыш хәл режимы гамәлгә керде. Битлек кияргә кирәк. Югыйсә штраф салалар», – диде ул.

Мәскәү – «дистант»та, алай да әле тулаем изоляциягә чыгу турында сүзләр юк. Башкала Россия төбәкләре арасында авыручылар саны буенча «лидер» булып тора. Узган атна белән чагыштырганда, соңгы җиде көндә  коронавируслы сырхауларны хастаханәләргә 15,8 процентка күбрәк  озатканнар.

Россиядә шушы көннәрдә коронавирус инфекциясеннән икенче вакцинаны – «ЭпиВакКорона»ны теркәделәр. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында белдерде. Вакцинаны «Вектор» фәнни үзәгендә уйлап тапканнар. Владимир Путин Чумаков исемендәге Россия Фәннәр академиясен коронавирустан өченче вакцинаны уйлап табу белән шөгыльләнүен дә искәртте. Исегездә булса, әлеге чирдән дөньядагы беренче вакцина – «Спутник V»не 11 августта теркәгәннәр иде.

САН – врезка

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, коронавирус йоктыручылар саны 37 миллионнан артып киткән. Коронавирустан бөтен дөнья буенча барлыгы 1 086 512 кеше вафат булган.

Россиядә коронавируслы пациентлар өчен булдырылган койка-урын фондының 90 проценты тулы.

Россиядә һәр көнне 100 мең кешенең 8е коронавирус йоктыра.

Дөнья коронавирус һәм ул китергән кризис аркасында 28 трлн доллар күләмендә тулай эчке продуктны (ВВП) югалтырга мөмкин дип фаразлый белгечләр.

КИҢӘШ – врезка

Таҗвирус белән чирләүчеләрнең 70 проценты – профилактик чараларны санга сукмаучылар, ди белгечләр. Шуны да аңларга вакыт: авырмас өчен, бер үк битлекне айлар буе киеп йөрү генә җитми.

Битлекне һәр ике сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Битлек сулыш органнарын тулысынча ябарга һәм биткә тыгыз орынып торырга тиеш.

Кулларны чиста тоту да мөһим. Сабынлап юарга, бармак очларына һәм бармак араларына да керерлек итеп, антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барганчы һәм аннан кайткач та тамакны диңгез суы яисә сода эремәсе белән чайкарга киңәш ителә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү