Кәбестә тозлау ЫСУЛЫ

Фәридә Гобәйдуллинадан кәбестә тозлау рецепты

3 литрлы банкагауртача зурлыктагы бер күчән кәбестә, 2 – 5 теш сарымсак, 5-6 данә түгәрәк кара борыч, уртача зурлыкта бер кишер.
Маринад өчен: 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан аш серкәсе кирәк.
Кәбестәне ваклап, сарымсакны телемләп турап, кишерне угыч («морковча» ясау өчен кулланыла торган угыч аша булса, тагын да әйбәтрәк, матуррак килеп чыга) аша уып, тирән эчле зуррак табакка салабыз. Барысын бергә болгатып, банкага тутырабыз. Маринад ясыйбыз: суга шикәр комы, тоз, үсемлек мае, түгәрәк борыч, аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз. Суына төшкәч, маринадны банкадагы кәбестә өстенә коябыз. Банка суынгач, суыткычка алып куябыз. 2-3 көннән соң бик тәмле кәбестә әзер!

 

фото: https://shnyagi.net/298007-Kogda-luchshe-solit-kapustu-v-mae-2020.html


Фикер өстәү