Бүген, 17 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы һәм явым-төшем булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән яңгыр явуы фаразлана, төньяк районнарда юеш кар яву ихтималы да бар. Һава температурасы +1…+6 градус булачак.
Көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы +10 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил уртача тизлектә исәчәк, төнлә җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.