Россиянең 41 төбәгендә карантин чаралары кертелгән

Коронавирус сәбәпле, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне күмәк дистанцион укуга күчерергә планлаштырмый. Бу турыда ведоство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Дистанцион укуга күчү планы юк. Коронавирус сәбәпле, әлегә Россиядә мәктәпләрне күмәк ябу очраклары юк. Бүгенге көндә җитди куркыныч юк», — диде Сегей Кравцов.

Россия Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия укучылар олимпиадасын да кичектерергә җыенмый, диде министр.

Искәртеп үтәбез, Россиянең 41 төбәгендә 125 мәктәптә ковид аркасында карантин чаралары кертелгән. Бу мәктәпләр дистанцион укуга күчкән.


Фикер өстәү