Татарстан омбудсмены һәм хезмәт министры гражданнарны кабул итәчәк

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская һәм республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 20 октябрьдә гражданнарны кабул итәчәк. Бу турыда омбудсмен матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар 14.00-16.00 сәгатьләрдә Карл Маркс урамы, 61нче йорт адресы буенча кабул ителәчәк.

Республика районнарында яшәүчеләр белгечләргә Skype аша үз сорауларын бирә алачак.

Катнашу өчен 7 (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан теркәлергә кирәк.

/Татар-информ


Фикер өстәү