Россиядә эшләми торган атна режимы кабатланмаячак

Россия хакимиятләре илдә яңа чикләү чаралары кертергә җыенмый, дип яза РБК.

Владимир Путин эшләми торган атналарның яңа режимын игълан итмәячәк дип хәбәр ителә. Басманың бер әңгәмәдәше президент белгечләрнең фикеренә колак салуын, «ә алар бер тавыштан локдаунның кирәкмәве турында әйткән», дип сөйләде.

Россия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай ук Кремльдә локдаун турында да, дәүләт башлыгының гражданнарга махсус мөрәҗәгать әзерләү турында да планнары юк, дип белдергән.

14 октябрьдә вице-премьер Татьяна Голикова Путинга коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулы булуын белдергән, шул ук вакытта ул барлык эшләрнең дә контрольдә булуын ассызыклаган.


Фикер өстәү