Песков: Путинга, башкалар кебек үк, чикләүләр белән яшәргә туры киләчәк

Россия Президенты Владимир Путинга, башка россиялеләргә кебек үк, Covid-19 коронавирусы эпидемиясе аркасында тагын күпмедер вакыт чикләү режимын тотарга туры киләчәк. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Россия 1» телеканалына интервьюда белдерде.

«Саклану чараларын бер төндә яки бер секундта каләм белән язып кына гамәлдән чыгарырга мөмкин түгел. Безгә бу саклану чаралары шартларында, бигрәк тә дәүләт башлыгына, тагын күпмедер вакыт яшәргә туры киләчәк», — диде Дмитрий Песков.

Россия Президентының сәламәтлеге югары дәрәҗәдә саклана. Коронавирус вазифага карамый, барлык кеше өчен куркыныч. «Шуңа күрә Президент Яңа Огаревода изоляция режимында эшли дә», — дип йомгаклады дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.


Фикер өстәү