Коронавирустан савыккан кеше куркыныч тудырамы?

Май бәйрәмнәрендә республикада яңа коронавирус буенча өстәмә чикләүләр булачакмы, нинди йогышсызландыру чаралары күрелә, авырудан савыккан кеше башкаларга куркыныч тудырамы? Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белән шулар хакында сөйләштек.

– Марина Александровна, бәйрәм көннәрендә нәрсәләрне истә тотарга?

– Быел май бәйрәмнәрен башкачарак үткәрергә туры киләчәк. Бәйрәм көннәрендә үзизоляция режимын сакларга, якыннарың, танышларың белән очрашудан, башка төбәкләргә һәм халык күп булган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк булачак. Яңа коронавирус иярү куркынычы янаган төркемдәге, аерым алганда, 65 яшьтән өлкәннәрне, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, үпкә-тын юллары системасы чирләре белән авыручы якыннарыгызны саклагыз. Аралашу һәм бәйрәм белән котлау өчен мондый вакытта дистанцион мөмкинлекләрне кулланудан да яхшысы юк. Урамга чыккач, битлек һәм перчаткалар киегез. Өй җыештырганда дезинфекция чараларын кулланыгыз. Кибеттә, даруханәдә, башка җәмәгать урыннарында да битлек һәм перчаткасыз йөрмәгез. Мөмкинлек булса, азык-төлекне өйгә китертегез. Болра барысы да йогышлы чирдән саклану өчен кирәк.

– Соңгы көннәрдә вирус күбрәк нинди юл белән тарала?

– Мартта, апрель башында чит илдән кайтучыларда күбрәк табылса, хәзер инфекцияне гаиләдә яки коллективта бер-берсенә йоктыручылар шактый. Башка төбәкләрдән кайтучыларга һәм алар белән яшәүче якыннарына 23 апрельдән 14 көнлек үзизоляция режимы кертелде. Яңа коронавирусның читтән керү очраклары артуы сәбәпле, шуңа бардык.

– Йогышсызландыру чараларына да тукталсагыз иде…

– Кибетләрдә, даруханәдә, транспортта, күп катлы йортларда йогышсызландыру чаралары көчәйтелде. Кеше еш кагыла торган әйберләр өстен дә даими сөртеп торырга чакырабыз. Инфекция организмга пычрак куллардан күз, борын, авыз куышлыгы аша үтә. Кулны сабынлап юып, антисептик сөртеп йөрегез. Дезинфекцияләү хакындагы мәгълүматны Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе сайтына да куйдык. Оешма җитәкчеләре дә, хезмәт урынында йогышсызландыру чарасын күрергә тиеш. Болар барысы да чир таралмасын өчен эшләнә. Үз торакларын анда яшәүчеләр дә, кайгыртсын иде. Биналарны 2-3 сәгать саен юып, сөрткәләп торырга кирәк. Ишек тоткалары, телевизор пульты, гаджетларга, урындык башларына аеруча игьтибар итегез.

Үзизоляция көткән нәтиҗәне бирдеме?

– Үзизоляция режимы кешенең бер-берсе белән күрешүен, очрашуын киметә. Димәк, һава аша йогучы чир таралу куркынычы да кими. Без чирнең яшен тизлегендә  таралуын булдырмый калдык. Алда – май бәйрәмнәре, ул көннәр барыбыздан да җаваплылык сорый. Режимны саклау мөһим, юкса, авыручылар саны кисәк артачак.

– Карантин режимын бозучылар күпме?

– Татарстандагы Роспотребнадзор идарәсе үзизоляциядә утырган Россия төбәкләреннән кайтучыларны, авыруларны, алар белән элемтәдә булучыларны тикшереп тора. Чикләү чаралары күрелә башлаганнан бирле, башка төбәкләрдән кайтучыларга һәм  үзизоляция тәртибен бозучыларга 50 беркетмә тутырылды. 23 беркетмә буенча 24 350 сумлык штраф каралды.

– Бер киңәшмә вакытында симптомсыз авырулар күбәя дип сөйләгән идегез. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

– Әйе, мондыйлар барлык авыруларың яртысын диярлек тәшкил итә. Бу исә йогышлы авыру таралу чыганагын һәм аның белән аралашучыларны табарга комачаулый. Шул сәбәпле, республикада йогышлы авырулар саны артуына китерә. Вирус йөртүченең чирне үзе дә сизмәстән, әйләнә-тирәдәгеләргә таратуы ихтимал. Кызганыч, чирнең каян килеп чыкканын ачыклый алмаган очраклар да бар. Шуңа күрә һәркемгә шәхси саклану чаралары күрергә чакырабыз да.

– Яңа коронавирус авылларга да килеп җитте. Авыл халкы күршесеннән, туганыннан шикләнә башлады. Кеше авырудан терелгәч, башкаларга куркыныч тудырамы?

– Яңа коронавируска каршы алынган ике анализның да нәтиҗәсе тискәре булгач һәм шуннан соң, 14 көн үзизоляциядә утыргач, кешене тулысынча сау-сәламәт дип әйтә алабыз. Аннан беркемгә дә куркыныч янамый һәм шикләнү урынсыз.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү