Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

Җомга көнне Татарстанда томан һәм юлларның аерым урыннарында бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә урыны белән кар явачак. Һава температурасы -5 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем күзәтелми, җил тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. 5 градуска кадәр җылылык фаразлана.


Фикер өстәү