Таможня хезмәткәрләре 387 административ хокук бозу очрагы буенча эш ачкан

Татарстан таможнясы бу елның 9 айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Коронавирус аларга да тәэсир итми калмаган, билгеле.

Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда быел импорт ике мәртәбә арткан. Экспорт күрсәткечләре, киресенчә, узган елгыдан дүрт тапкыр кимрәк булып чыккан. Коронавируслы вазгыять тәэсир итсә дә, Татарстан таможнясы федераль бюджетка 3 млрд сумнан артык акча күчергән.

Марат Гәрәев китергән мәгълүмат буенча, гыйнвар – сентябрь аралыгында Татарстан таможнясы теркәгән тышкы сәүдә әйләнеше 246 млн 405 мең доллар белән исәпләнә. Бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1,2 мәртәбә күбрәк. Экспорт – 22 млн 217 мең доллар, импорт 224 млн 187 мең доллар тәшкил итә.

Татарстанның иң эре сәүдә партнерлары Үзбәкстан, Һиндстан, Кытай, Сербия, Төрекмәнстан икән. Иң күбе машина төзелеше, химия сәнәгате продукциясе, каучук, җылылык-энергетика товарларын читкә җибәргәннәр.

Республикага иң күп товар Корея, Төркия, Кытай, Италия, Германиядән кергән. Бу илләрдән барыннан да бигрәк металл һәм металл эшләнмәләре, аяк киемнәре, текстиль, машина төзелеше продукциясе кайтарылган.

– Җиһазлар кайтарту күрсәткече шактый кимеде, чөнки Европаның күп кенә заводлары үз эшен туктатты, – диде Марат Гәрәев.

Шушы 9 ай эчендә таможня хезмәткәрләре барлыгы 387 административ хокук бозу очрагы буенча эш ачкан. Рөхсәт ителмәгән әдәбият, корал, составында наркотик матдәләр булган дарулар, психотроп матдәләр алып керергә теләүчеләрне дә җаваплылыкка тартканнар.


Фикер өстәү