Дерматолог: “Тирләп йөрү – яман шеш билгесе булырга мөмкин“

Гадәти булмаган тир исе берничә җитди авыру, шул исәптән яман шеш билгесе булырга мөмкин. Россия дерматологы Ирина Скорогудаева шулай дип белдергән. Табиб сүзләренә караганда, яман шеш авыруы башланган кеше күбрәк тирли башлый һәм аңардан бозылган ит исе килә башлый. Яман шешкә каршы көрәшкәндә, кешенең тән температурасы күтәрелә һәм аны төшерү өчен, организм терморегуляция системасын эшләтеп җибәрә. Шул рәвешле кеше нык тирли. Табиб белдерүенчә, шикәр авыруы булган кешеләрдән – еш кына ацетон яки пешкән алма, бавыр һәм бөер авырулары булганнардан аммиак исе килә башлый.


Фикер өстәү