Ташкабакны язга кадәр ничек сакларга? (Фарсил Зыятдинов ҖАВАБЫ)

Узган елда ташкабакларны чоланда, калынрак иске-москыга төреп саклап караган идем. Тик булмады – Яңа елга кадәр дә саклый алмадым. Өшеделәр. Яшелчәне язга кадәр ничек саклап була икән?

– Ташкабак даими температурасы +4…+10 чикләрендә тирбәлгән, дымлылыгы 80 процент чамасы булган бүлмәдә бик әйбәт саклана. Нәүрәп яки подвал турында сүз. Андагы һава температурасын карап-күзәтеп тору өчен саклагычка градусник урнаштырыгыз һәм, мөмкинлеккә карап, җилләткәләп алырга онытмагыз. Шәһәр фатирында исә, кабак кебек, кәгазьгә төреп, берникадәр вакыт караңгырак урында (карават астында, кладовкада) сакларга мөмкин.
Сүз уңаеннан, башка төрле яшелчәләрне саклау буенча кайбер серләрне дә ачып үтим. Әйтик, кишерне гадәттә комга күмеп саклыйлар. Әмма тамыразык яхшырак саклансын өчен комны башта кыздырып алырга яки кишер катламы араларына бөтнек ботаклары салып чыгарга кирәк. Комны агач чүбенә (язын компостка салырга мөмкин) яки суган кабыгына да алыштырырга мөмкин. Чөгендер ком белән төелгән акбур катнашмасында бик яхшы саклана. Әмма бер нечкәлеге бар: кулланыр алдыннан яшелчәне бик әйбәтләп юарга кирәк булачак. Кәбестәне, кибеттәге кебек, азык-төлек пленкасына яки кәгазьгә (әмма газетага түгел, чөнки типография буявын әле һаман кургашсыз ясый алмыйлар) төреп, күчәненнән бәйләргә һәм нәүрәп түшәменә элеп куярга мөмкин. Яки, төреп, бер-берсенә терәмичә генә, киштәгә бер рәткә тезәргә була. Помидорны да, өч литрлы банкага (яхшылап юып, киптерергә) тутырып, Яңа елга кадәр саклаучылар бар. Моның өчен банка төбенә гәрчич порошогы салып, өстенә ныграк помидорлар тутыралар. Капкач белән каплап, суыткычка алып куялар.


Фикер өстәү