Татарстан суды Җәлил бистәсендә яшәүче 31 яшьлек хатынны гаепле дип тапкан, ул ата-ананың балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве аркасында гаепләнә.
Суд билгеләгәнчә, 2019 елның сентябрендә һәм 2020 елның февралендә хөкем ителүче исерек хәлдә даими рәвештә 9 яшьлек улын кыйнаган. Шул ук вакытта ул баланы тәрбияләү буенча ата-аналар вазифаларын тиешенчә үтәми.
Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Аны 3 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул шулай ук дәүләт кеременә 5 мең сум күләмендә штраф түләячәк, дип хәбәр итте ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.