Татарстанга коронавируслы сырхауларны бушлай дарулар белән тәэмин итү өчен 146 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Татарстанга COVID-19 инфекциясе йоктыручыларны дарулар белән бушлай тәэмин итү өчен 146,8 миллион сум ярдәм каралган. Россия Хөкүмәте әлеге максаттан төбәкләргә барлыгы 5,04 миллиард сум бүлеп биргән. Бу хактагы карар Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Бушлай дарулар табиблар күзәтүендә өйдә дәваланучы сырхауларга бирелә. Чир көчәеп китмәсен өчен медиклар аларга катнаш дәвалау схемалары билгели. Сырхаулар кирәкле барлык препаратларны табиб рецепты буенча бушлай алачак.

Бушлай даруларга акча Хөкүмәтнең резерв фондыннан җибәрелә, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 


Фикер өстәү