Алгы сафтагылар

Кешеләрнең җавапсызлыгы өчен алар йокысыз төннәр, тәүлек буе кизү торулар, гаилә, бала, шәхси тормышларын оныту белән түли. Коронавируслы вазгыятьтә берәүгә дә җиңел түгел, дисәк тә, төп авырлык аларга медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Батыр йөрәкле, Гиппократ антына тугры калган шәфкать ияләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

«Ышанмыйча киләләр, ә киткәндә»

Пандемия башлануга коронавируска каршы көрәшүчеләр рәтенә Әтнә үзәк хастаханәсенең терапевт-кардиологы Файзали Халимзода да кушыла. Әлегәчә чир йоктырган сырхауларны дәвалаудан туктаганы юк. Чираттагы сменасына әзерләнгән мәлдә безнең белән аралашып алырга да вакыт тапты шәфкать иясе.

– 2016 елда Таҗикстандагы Әбугалисина исемендәге медицина университетын тәмамладым. 2018 елга кадәр Казанның медицина академиясендә ординатура уздым. Аннан кардиология юнәлеше буенча курслар тәмамладым. Шул елның октябреннән башлап Әтнәдә эшлим. Казанда да кардиолог булып хезмәт күрсәтәм. Пандемия башлануга, үзебезнең сырхауханәдәге «неотложка» кабинетында температура белән килгән кешеләрне кабул итә башладык. Коронавирус инфекциясенең нәрсә икәне яңалык иде бит. Яшермим, кызыксынуым булды. Шуңа да нәкъ тә шушы чир белән авыручыларны дәвалауга керештем. Әле йогышлы авырулар бүлеге булмаганда, чакырулар буенча йөрдек, авыр хәлдәгеләрне Казанга җибәрә идек, – дип искә алды табиб.

Кызыксыну хисенә карамастан, яңа эш режимына күчү җиңелләрдән булмый, әлбәттә. Файзали Халимзода әйтүенчә, иң кыены вирус турында мәгълүмат җитмәү, дәвалау ысулларын белмәү булган. «Әлбәттә, табиблар да чир йокмасмы дип курыкты. Мин инде, әйткәнемчә, шушылар белән эшләячәкмен дип, үзем өчен күптән хәл итеп куйгач, артык куркуга сабышмадым», – ди ул.

Табибның эш вакыты иртәнге 8дән башлана. «Кызыл зона»да көндезге 2гә кадәр эшлиләр. Аннан алмаш хезмәткәрләр килә. Ә бит әле, коронавируслы сырхаулардан кала, ярдәм өмет итеп көтеп торган башка кешеләрне кабул итәсе… Файзали Халимзода, көненә берничә дистәдән артык шундый кеше мөрәҗәгать итә, ди. Әле без сөйләшкән көнне дә югары температурадан зарланып 60лап кеше килгән. Аларны ничек онытасың, «мин арыдым» дип әйтәсең?!

Сер түгел: авыручылар күп. Табиб әйтүенчә, хастаханәнең 20 ятаклык бүлегендә хәзер 27 кеше ята. Әтнә өчен бик зур сан бу, ди табиб. Бу кешеләрнең берсе дә вакцина ясатмаган икән. Сәбәпләре? «Ник ясатмадың, дип сорасаң, интернетта күргән имеш-мимешләр белән җавап кайтаралар. Имеш, вакцина ясату белән чир йоктырган, үлгән. Әмма бит авыру йоктыруны берәү дә инкарь итми. Прививкалы кеше дә авырырга мөмкин! Тик алар җиңел кичерәчәк. Вакцинаны бөтен дөньяда да ясаталар лабаса. Кызганыч, безнекеләр генә ышанмый. Аннан мәҗбүрилиләр, диләр. Мәҗбүриләү түгел ул, аңлату бу. Яңа дулкын башлана калса, әзер булу, иммунитет булдыру өчен кирәк ул. Халыкның аңлыйсы килми», – дип борчыла әңгәмәдәшебез.

Хәер, чирдән котылганнар моңа тиз төшенә. Реанимациядә ятуның ни икәнен, кислород көпшәсе аша сулауның авырлыгын, үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташкан кешеләрнең үлем белән тартышып ятуларын үз күзләре белән күргәннәр чөнки.

– Коронавируслы сырхауларны дәвалый торган бүлектә эшләүче табиб буларак, һәр кешегә вакцина ясатырга киңәш итәм. Мөмкинлеге һәм сәламәтлеге булган кешеләр ясатсын! Без барысын да күрәбез, вакцинасы булганнар чирне ничек кичергәнен, вакцинасы булмаганнарның ничек авырганын күзәтәбез бит. Аны инде чагыштырып та булмый. Ике төрле сырхауның халәте бик нык аерыла, – ди Файзали Халимзода. – Бездә дәваланып чыккан кешеләр коронавируска каршы прививка ясатырга үз теләге белән килә. Хастаханәгә ышанмыйча эләгәләр, чир барлыгына ышанып китәләр. Без үзебез дә вакцина ясаттык. «Спутник V» вакцинасын сайладым. 8 ай булды инде, ревакцинациягә әзерләнәм.

Элегрәк өлкәнрәкләрнең күпләп авыруын күзәтсәләр, хәзер чирнең яшь буынны да аяктан егуы шүрләтә. «Коронавирус яшәрә. 1980–1990 нчы елларда туучылар да килә. Аларның да кайберләрен кислородка тоташтырырга мәҗбүрбез», – дип борчыла табиб.

Вакцинадан кала, иммунитетны көчәйтү турында да онытмаска кирәк, ди табиб. «Битлек кию, кеше күпләп йөргән урыннарга йөрмәү кебек кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Коронавирустан соң әле күпмедер вакыт хәлсезлек саклана. Бу чорда кешегә витаминнар кирәк. Сулыш гимнастикасы турында онытмагыз», – дип киңәш бирде Файзали Халимзода.

«Кемдер эшебезне зурлый, кемдер»

– Коронавирус гадәти эшчәнлегебезне бик нык үзгәртте. Сменалар да күбәйде, гомумән, эш тә авырайды, чөнки гел саклый торган махсус костюмнан йөрергә кирәк, – ди Арча үзәк хастаханәсендә эшләүче кече шәфкать туташы Резидә Шәрипова.

Ул коронавирус район-авылларга яңа үтеп керә башлаган чордан башлап әлеге замана зәхмәтенә каршы көрәшүчеләр сафында. Беренче мәлне психологик яктан моны кабул итү авыр булганын яшерми. Әлегәчә ял турында онытып торырга мәҗбүр. Чир котырган мәлдә бу хакта уйларга вакыт та юк…

– Күпләр чир барлыгына ышанмый да йөрде бит. Андыйлар хәзер дә бардыр. Шулай ук авырган кешеләр белән эшләгәч, якыннарыма чир алып кайтмаммы дигән курку да булды миндә, – дип уртаклашты Резидә Шәрипова. – Хәзер чир тормышыбызга бик нык үтеп керде. Авыру инде юкка чыккан дип уйлаучыларга ни диим… Без эштә күргәннәр бу хакта алай дип әйтергә мөмкинлек бирми.

Коронавирус табиблар, шәфкать туташлары, гомумән, медицина тармагына карашны тамырдан үзгәртте. Моны алар үзләре дә тоя.

– Кемдер хезмәтебезне зурлый, рәхмәтләр укый. Гадәттә, бу – яшәү белән үлем арасында булган, чир белән тартышкан кешеләр инде. Шуңа да алар тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яши. Тик чиратларда утырган авырулар еш кына кычкырыша башлый. Без үз көчебездән килгәннең барысын да эшлибез югыйсә. Барысы да моны аңламый. Шуңа бәхәсләшергә тотына. Нигездә, медицина вәкилләренең хезмәтен ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлый башладылар, – ди ул.

САН

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле республикада 700гә якын табиб пенсиягә чыккан. 2020 елда лаеклы ялга – 376 табиб, 2021 елның тугыз аенда 316 хезмәткәр эштән туктаган.

Шулай ук элегрәк пенсиягә киткән 50 табиб кире эшенә кайткан. Хәзер пенсия яшендәге медицина хезмәткәрләренә вакцина ясату бара.

Гомумән, республикада барлыгы 17713 медицина хезмәткәре, 887 ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе җәлеп ителгән. 9115 медицина вәкиле коронавируслы сырхауларны кабул итә.

«Список памяти» сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, Россиядә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләре саны 1459 кешегә җиткән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү