Россиядә эшләми торган көннәр кертү турындагы карарны иртәгә кабул итәчәкләр

Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү турындагы карар иртәгә, 20 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән булган киңәшмәсендә кабул ителәчәк.

Коронавируска каршы көрәш буенча координацион совет президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасары — вице-премьер Татьяна Голиковага «әйтелгән барлык тәкъдимнәрне дә гомумиләштерергә һәм иртәгә Президент һәм Хөкүмәт киңәшмәсендә хәбәр итәргә» тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Коронавирус таралу фонында сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш арта бара һәм бу очракта алданрак карап эш итәргә кирәк, дип искәртте РФ Хөкүмәте башлыгы.


Фикер өстәү