Казанда бушлай психологик ярдәм күрсәтеләчәк

5 ноябрьдә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Карл Маркс ур., 61 й.) психологик ярдәм көне уздырыла.

Чара кысаларында балалар һәм олылар профессиональ психологлар белән үзләрен борчыган темалар, шул исәптән балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләр, үсмерләр мохитендәге низаг-җәнҗаллар, психологик яктан башка төрле проблемалар буенча күзгә-күз  аралаша, фикерләшә, психолог киңәшләрен тыңлый алачак.

Чарада катнашырга теләүчеләргә (843) 236-61-64 телефоны аша алдан язылырга кирәк.

 


Фикер өстәү