Ата-аналарга һәм балаларга бушлай психологик ярдәм күрсәтелә

Иртәгә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында Психологик ярдәм көне үткәрелә.

23 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында (адресы: Казан ш., Карл Маркс ур., 61 й.) Психологик ярдәм көне үткәрелә. Чара кысаларында ата-аналар һәм балалар үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча, шул исәптән балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшьләр мохитендәге низаглар буенча һ.б. профессиональ психологлар белән аралаша алачак. Казаннан читтә яшәүче ата-аналарга онлайн-консультация мөмкинлеге оештырылачак.

Кабул итүгә 8(843)236-61-64 телефоны аша алдан язылып куелырга мөмкин.
Психолог белән эшләүне дәвам итүгә мохтаҗ гаиләләргә алга таба берлектә эшләү тәкъдим ителәчәк.


Фикер өстәү