Өч киңәш, яки коронавирустан ничек сакланырга?

Авылга кайтырга ниятләдек. Кирәк бит, классташым «ватсап»ка үзенең авыруы турында яза. Сөйләмен аңларлык түгел. «Гафу ит, бөтен тәнем сызлый, баш авырта, сулавы авыр», – дигән тавыш белән яздырган хәбәрендә. Казанда яшәүче апам да авылда авыручыларның күп булуын ишеткән. Эчкә «корт» керде: әни карчыкның хәле ничек икән?

Урам очында яшәүче Чулпанга сөт алырга, кибеткә барамы икән? Болар – башка килгән беренче сораулар. Ни дисәң дә, әни сиксән яшен тутырып килә, авылда дини йолаларны үтәүче дә әле ул. Дөрес, үгетли-аңлата торгач, соңгы вакытта киметте бу өлкәдәге хезмәтен, шулай да, үзе әйтмешли, аяк-куллары йөреп торганда, мәеттән калмаячак инде ул. Ә бу – вирус эләктерү куркынычы дигән сүз.

Телефоннан тавышы көр чыга, димәк, бар да тәртиптә. Төрлебез төрле яктан әнигә вирус котырган чорда саклану чаралары турында инструктаж укый. «Ярар, бакча эшләре бетте, бик чыгып йөрмәм, Коръән укырмын, Аллаһы боерган булса», – дип җавап бирә, ләкин тавышында канәгатьсезлек билгеле сизелә. Гомере буе кулыннан эш төшмәгән кешене урамда вирус котыруы гына туктатырмы соң?.. Өйдән чыгуга күршенең хәлен белү дә зур сәбәп була ала.
Шулай итеп, минем алга катлаулы мәсьәлә куелды: кайтыргамы авылга, юкмы? Кайтасы килә, тик шүрләтә: коронавирус үзенең явызлыгын күрсәтте бит, аның белән шаярырга ярамавын аңладык кебек. Шул ук вакытта, йөрәк авылга ашкына.
Икенчесе җиңде: Аллаһыга тапшырып, иртүк юлга чыктык.
Авыл ниндидер бер шомлылык белән каршы алды кебек. Юл уңаеннан кибеткә кагылдык. Кеше күп түгел, барысы да битлектән. Кибетчеләр дә тәртип сагында, үзләре дә үрнәк күрсәтә. Ел башында саклык чараларына көлеп караган авыл халкы йөзендә бүген борчылу чаткылары сизелә. Шулай булмыйни: авыручылар күз алдында бит. Әле ярый безнең авылда участок хастаханәсе һәм табиблар, шәфкать туташлары бар. Тик менә компьютер томографиясен район үзәгендә узарга кирәк, анда да чиратка язылып. Ярый ла кул астында машина булса…
Туган нигездә иминлек күреп, күңел сөенде, тик ул озакка бармады. Без киткәннең икенче көнендә әни температура белән урын-җиргә егылган, мин дә хәлсезлек сизә башладым, ирем тән сызлавыннан зарлана, апам, гомумән, анализ тапшырып, томография үтте һәм барыбызны да тынычландырды: үпкәләре чиста.
Менә хәзер баш ватабыз инде: кемнән һәм кай арада йокты бу вирус? Андый чакта хастаханәдә ятып чыккан танышларны барлый башлыйсың. Шуларның берсе миңа табиб кулланырга кушкан киңәшләрне язып җибәрде. Бәлки, моны күпләр беләдер дә, шулай да языйм әле.
Иртәнге якта вак итеп туралган ике тырнак сарымсакны берничә минут авыз эчендә әвәләргә, аннан кайнаррак су белән эчәргә. Минем сарымсак тырнагы зур, шуңа шуның яртысын гына кулландым. Авыз эчен яндыра икән.
Икенче киңәш: суганны юка гына боҗраларга кискәләргә һәм һәрберсенең өстенә тоз сибеп чыгарга. Аларны өйнең (фатирның) төрле урыннарына куярга. Икенче көнне алыштырырга. Тоз вирусларны үзенә сеңдерә.
Өченчесе дә җайлы гына. Ярты литр суга ике аш кашыгы аш серкәсе салып, пульверизатор ярдәмендә өйдә йогышсызландыру чарасын күрергә. Ягъни, фатир буенча сиптерергә.
Боларның бер авырлыгы да юк, тик менә шушы ике көндә шәһәрнең берничә кибетендә булып, пульверизатор таба алмадым. Хәтта «Галамарт» белән «Фикс прайс»та да юк ул. «Впрок» кибетендә җәй аеннан бирле аның үтемле товар булуын әйтте кибетче.

Үзегезне саклагыз дигән теләк белән,
Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү