Татарстанның бер районында карантин игълан ителде

Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында шәхси хуҗалык территориясендә кош гриппы аркасында карантин кертелде. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Мәктәп урамындагы 2нче йорт шәхси хуҗалыгы территориясендә кош гриппы буенча чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», — диелә документ текстында.

Аерым территориядә кош-корт, кошчылык продуктлары, азык һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр исемлеге расланды. Моннан тыш, имин булмаган пункт чикләреннән 5 километр радиуста куркыныч яный торган зона билгеләнде, анда Күл Черкене, Кощак Черкене, Ишмәк Черкене, Түбән Наратбаш, Дүртөйле Черкене, Лашчы тимер юл разъезды бистәсе һәм Югары Наратбаш авыллары кергән.

Кош гриппы ачыкланган территория чикләреннән 10 км радиуслы күзәтү зонасына Буа, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бибки Черкене, Зур Фролово, Степановка, Бикмураз, Кайбыч, Норлат, Мамоткоза, Әхмәт, Быковка, Зур Кырлаңгы, Чурак, Кыр Әнәле авыллары кертелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә Татарстан территориясендә кош гриппы чыганагын бетерү һәм авыруның таралуын булдырмау буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде.

Элегрәк Татарстанның Буа районында кош гриппы аркасында 920 каз һәм 117 үрдәк юк ителгән иде. Ул чакта Чувашстаннан китерелгән үрдәкләр авыру килеп чыгуына сәбәп була.


Фикер өстәү