Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренә бушлай җир кишәрлеге биреләчәк

Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренә җир кишәрлекләрен 6 елга бушлай арендага бирүгә бәйле инициативаны карыйлар. Әлеге вакыт тәмамлангач, барлык кагыйдәләрне үтәгән очракта, алар шушы җирнең хуҗасы булачак, дип хәбәр итте ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев.

«Хәзерге вакытта без мәдәният хезмәткәрләренә 6 елга бушлай файдалану өчен җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен хәл итәбез. Соңыннан әлеге җир аларның милкенә күчәргә мөмкин», — дип хәбәр итте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, участокларны үз милке итү өчен мәдәният хезмәткәрләре алты ел дәвамында җирдән файдалану кагыйдәләрен үтәргә, торак пунктта яшәргә һәм эшләргә тиеш.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстанда «Земство мәдәният хезмәткәре» программасының гамәлгә ашырыла башлаячагы хакында белдерде. Әлеге программа мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләрне авылда калдырырга ярдәм итәчәк.


Татарстанда мәдәният хезмәткәрләренә бушлай җир кишәрлеге биреләчәк” язмасына фикерләр

Фикер өстәү