Рөстәм Миңнеханов эшсезләргә социаль ярдәм күрсәтергә кушты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Очрашуда Covid-19 пандемиясе чорында гражданнарга булышлык итү, аерым алганда, халыкның якланмаган категорияләренә һәм эшсезләргә социаль ярдәм күрсәтү хакында фикер алыштылар», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү