Торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле халык сорауларына җавап бирделәр

Бүген торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле халык сорауларына “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә җавап бирделәр. Сорауларга Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстанның төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Илдус Насыров, Казанның торак-коммуналь хезмәт комитеты рәисе Дмитрий Анисимов җавап бирде.
Ике сәгать эчендә яңгыраган сорауларның күбесе Нурлаттан. Өендә салкын булуга зарланып шалтыраткан ханым, район башлыгына эләгә алмавын да җиткерде.
– Главага эләгә алмаган идем, депутатның үзенә эләктемме? – диде ул шаккатып. Бераз каушап та алды. Ә аннары дәвам итте:
– Ике катлы йортта яшибез. Фатирларыбыз почмакта урнашкан. Шунлыктан җил уйный. Өйдә 18 градус җылы. Без бу мәсьәләне ике ел күтәрәбез инде. Әмма нәтиҗәсе юк. Чистайдан торак инспекциясе хезмәткәрләре дә килеп тикшерде. Кулда язу да бар. Тик җылы гына юк. Әлеге ханымга Илдус Насыров фатирларда ничә градус җылылык булырга тиешлеген аңлатты. Почмакта урнашкан фатирларда 20 градус җылы булырга тиеш икән. Димәк, белеп зарланалар. Әлеге эшкә Ольга Павлова үзе ачыклык кертәчәк.
Алабугада яшәүче ир-ат чүп өчен түләүнең авылдагы йортына да, шәһәрдәге фатирына килүен әйтә. “Авылда тормагач, анда да түлисеме? Мин бит пычратмыйм”, – ди ул. Элек әгәр кеше авылдагы йортта тормый икән, анда теркәлмәсә, җирле үзидарәдән белешмә китерсә, бер җирдә генә түләгән. Хәзер башкача. Әгәр авылда йортың булып, биредә беркем теркәлмичә дә, аның хуҗасы бар икән, аның исеменә квитанция килә. Моңа охшаш сорау дачасында яшәмәүче ир-аттан да килде. Алдагысыннан аермалы буларак, аның дачасына чүп җыючы машина керә алмый, бу хезмәт инде ике ел күрсәтелми икән. Бу очракта аның үтенечен төбәк чүп җыю оешмасына юлладылар.
“Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелүче ишегалларындагы кимчелекләрне дә әйтеп шалтыраттылар. Кемнеңдер тарихи урыннарны саклап каласы килә. Кемдер күршеләрнең машина куяр өчен ишегалдын үз белдекләре белән әйләндереп алып, башкаларга бала коляскасы белән йөрерлек тә урын калмаудан зарлана. “Кайнар линия”дәгеләр ике сорауны җентекләп өйрәнергә, соңгысында законсыз машина куючыларны җавапка да тартырга дигән фикергә килделәр.
Әлмәт халыкның да әйтер сүзе күп җыелган. Аларны җылылык мәсьәләсе, күп фатирлы йортларда ремонт булмау борчый. 25 ел узып, тиешле төзекләндерү күргән юк, ди алар. Барысын да телефон аша аңлатып биреп бетереп алмадылар. Шуңа бу кешеләрне Дмитрий Анисимов үзенә чакырды. Әлеге сорауга җавапны бергәләп табачагын әйтеп ышандырды. Сөенеп шалтыратучы да булды. Әлеге дә баягы Нурлат кешесе, өенә килгән җылы өчен депутатка рәхмәт укыды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү