Иртәгә Татарстан территориясендә яңгыр һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
«Болытлы һава булачак. Вакыт-вакыт явым-төшем көтелә, нигездә, яңгыр рәвешендә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.
Төнлә температура 0 градустан түбән төшмәячәк. Алдан фаразлаулар буенча, һава температурасы +5 градуска кадәр булачак. Көндез 2-7 градус җылы булыр дип көтелә.