Итне ничек йомшартырга?

Авыл тавыгы итенең кибетнекенә караганда берничә тапкыр катырак булуы сер түгел. Аның каравы, күпкә тәмлерәк, туклыклырак һәм файдалырак. Тик катылыгы аркасында, үзең үстергән кошны сәгатьләр буе пешерергә һәм газ мичендә кыздырырга туры килә. Ә бит хуҗабикәләргә һәрвакыт тиз кирәк! Мондый очракта гап-гади чәй содасы ярдәм итәргә мөмкин.

Тавык түшкәсен яки кисәкләрен (туңмаган булсын) сода белән ышкып, 3 сәгатькә суыткычка куябыз. Шуннан итне суык суда яхшылап юабыз (сода эзләре калмасын) да ризык әзерләүгә керешәбез.
Болай эшләгәндә, тавык күпкә тизрәк пешә, шул ук вакытта тәмлерәк тә була.

Сүз уңаеннан, кибетләрдә ит өчен махсус йомшарткычлар сатылуын да искәртеп үтик.

P.S. Чәй содасын кухняда тагын бер гаҗәбрәк, әмма бик мөһим максатта кулланырга мөмкин. Сода янгын сүндергеч матдәләр составына керә. Шуңа күрә кухняда, әйтик, тастымалгамы, башка әйбергәме ут капканда, бераз сода сибеп җибәрсәң, «янгын» сүнә. Чәй содасы шулай ук электрдан чыккан, киемгә, агач, мебель, келәмгә капкан утны сүндерергә ярдәм итә.


Итне ничек йомшартырга?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү