Сатирик Михаил Жванецкий вафат

Сатирик Михаил Жванецкий вафат, дип хәбәр иттеләр аның якын дуслары. Бу мәгълүматны шулай ук аның концерт директоры Олег Сташкевич да раслады.

Жванецкийга 86 яшь иде. Октябрь башында аның сәламәтлеге һәм яше аркасында концерт эшчәнлеген тәмамлавы билгеле булды.

Жванецкий Одессада туа, анда инженер белгечлеге буенча институтны тәмамлый. 1960 нчы елларда Аркадий Райкин белән эшли башлый һәм Ленинград театрында миниатюралар куя, аннары мөстәкыйль чыгыш ясый башлый.

Сатирик уннан артык китап бастырды, 2012 елда Россиянең халык артисты исемен алды.


Фикер өстәү