Роспотребнадзор тестлар мутация кичергән коронавирусны да ачыклый алуын белдерә

COVID-19 коронавирусы даими рәвештә мутация кичерә, тик бу хәл аны сыйфатын үзгәртми. Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, РФ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов шул турыда белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Коронавирус мутацияләнә, әмма әлеге мутация вирус геномының 1 процентына гына кагыла, шуңа күрә хәзерге вакытта файдаланылган тест-системалар хәтта мутацияләнгән коронавирусны да ачыкларга мөмкин», — ди галим.

Александр Горелов фикеренчә, хәзер авыру йоктыручыларның өчтән ике өлеше коронавирусны симптомнарсыз яки җиңел формада кичерә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 5 ноябрьгә Россиядә 85 төбәктә коронавирусның 1 712 858 очрагы ачыкланган.


Фикер өстәү