Айгөл Балахонцева Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисенең яңа урынбасары итеп билгеләнде. Комитет рәисе Сергей Иванов «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр иткән.
«Ул 2014-2019 елларда безнең командада эшләде инде. Үз эшенең остасы, аның Россия һәм халыкара компанияләрдә эшләү тәҗрибәсе бар», — дип искәртте Иванов.
Моңа кадәр Балахонцева ведомствоның туристлык продуктын үстерү бүлеген җитәкләде.
Татарстан мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.