Россиядә өченче көн рәттән коронавирусның 20 меңнән артык очрагы теркәлде

Россиядә өченче көн рәттән Covid-19 коронавирусын йоктыруның 20 меңнән артык очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Узган тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 20498 очрагы (кичә — 20 396 яңа очрак, аннан алдагы көндә — 20582) теркәлгән.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Мәскәү (3254), Санкт-Петербург (605) һәм Чиләбе өлкәсе (453) лидерлык итә. Авыру Чукотка авономияле округында (бер очрак та теркәлмәгән), шулай ук Дагыстан һәм Чувашиядә акрын тарала.

Чир йоктыручыларның дүрттән бер өлеше (5311) коронавирусны симптомсыз кичерә.

«Татар-информ» агентлыгы, узган тәүлектә Татарстанда коронавиурс йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланганын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү