«Шаян ТВ» креатив котлауларга бйге игълан итте

Тиздән, 12 ноябрь көнне, «ШАЯН ТВ» каналына 2 яшь тула.

Шул уңайдан, алар креатив котлауга бәйге игълан иттеләр.
1) Каналны котлап, үзенчәлекле открытка ясага. Открытка үзенчәлеклерәк булган саен – яхшырак!
2) Открытканы фотога төшереп, konkurs@shayantv.ru почтасына җибәрергә. Хатта фамилия, исем һәм ничә яшьтә булуыңны язарга.
Эшләр 22 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү 24 ноябрьдән – 30 ноябрьгә кадәр каналның рәсми сайтында, онлайн рәвештә узачак. Шул ук көнне, нәтиҗәләр безнең социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
БАРЛЫК КАТНАШУЧЫЛАР да диплом белән бүләкләнәчәк. 3 җиңүчегә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр әзерли.


Фикер өстәү