Табиб: Россиядә COVID-19 белән зарарланучылар саны тагын да артырга мөмкин

Россиядә COVID-19 инфекциясе белән зарарланучылар саны тагын да артуы ихтимал, салкыннар гына аны туктатырга мөмкин. Бу хакта сенатор, табиб Сергей Леоновка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә коронавирус йоктыруның расланган очраклары саны тәүлек эчендә 22 702гә артып, 1 903 253кә җиткән, дип хәбәр иттеләр шимбә көнне Федераль оператив штабта. Бу пандемия башыннан бирле яңа максимум.

«Миңа калса, бу коронавирус авыруларының чиге түгел әле. Карантин юк, төбәкләрдә чикләүләр урнаштырылмаган, кешеләр эшкә йөри, җәмәгать транспортыннан файдалана», — диде Леонов РИА Новостига. Шулай итеп, инфекцияне актив тарату өчен җирлек бар, дип өстәде ул.

Шул ук вакытта сәламәтлек саклау системасының мондый авыруларны дәвалауга әзерлеге яхшы, яздан тиешле тәҗрибә тупланган, дип искәртә ул.

«Урыннардагы хакимиятләргә хастаханә ятаклар резервы турында кайгыртырга кирәк. Әлбәттә, хәл планлы авыруларны дәвалауда чагыла, әмма хәзер бөтен көчләрнең пандемия белән көрәшкә юнәлдерелүен аңларга кирәк», — диде закон чыгаручы.

Сенатор фикеренчә, һава торышының салкын булуы хәлне үзгәртә ала. «Салкын һава температурасы булган очракта, урамда булган кешеләр саны кимиячәк, элемтәләр чикләнәчәк», — дип аңлатты сәясәтче.

Леонов фикеренчә, коронавирус таралуга каршы тору алымнарының берсе — вакцинация булырга мөмкин. «Бу инфекция белән барысы да очрашачагын аңларга кирәк. Әмма гомуми карантинны кертергә кирәк түгел, моңа икътисад түзмәячәк, ахыр чиктә, кешеләр зыян күрәчәк», — диде ул.


Фикер өстәү