Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд сумнан артык керем көтелә

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд сумнан артык акчалата керем көтелә, 2019 елга үсеш якынча 15 млрд сум тәшкил итәчәк. Көтелгән рентабельлек – 16 процент дәрәҗәсендә (узган елга карата үсеш 6 процент). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр хуҗалыкларның эретмә узеллары белән тәэмин ителеше турында сөйләде. 2019-2020 елларда 200 берәмлек эретмә узелы монтажланган, быел уңыш алуда алар барысы да эшләгән. Октябрь ахырында төзелгән комплексларның  стандартка туры килүе тикшерелде. Министр иң актив районнардан мисал итеп Әтнә районын китерде. Монда 2019 елгы чәчү эшләренә беренчеләрдән булып тугыз хуҗалыкта шундый комплекслар монтажланды.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2021 елда «минераль ашламалар сатып алу» маддәсе буенча эретмә комплекслары булган хуҗалыклар өчен стимуллаштыручы коэффициентны кулланырга планлаштыра, ягъни мондый хуҗалыклар үз чәчүлекләренең һәр гектарына 30 процентка күбрәк акча алачак, дип искәртте Җәббаров.

«Без 2021 елны Сиптергечләрне масштаблы яңарту елы дип игълан итәбез. Үзйөрешле машиналарга өстенлек бирергә кирәк, чөнки алар нәтиҗәлерәк һәм агулы химикатлар белән эшләгәндә механизатор өчен куркынычсызрак. Хуҗалык һәм холдинг җитәкчеләреннән, ихтыяҗларын билгеләп, сиптергечләр җитештерүчеләр белән тиешле эш алып баруларын сорыйм, чөнки яз көне алар тиешле күләмдә булмаячак», — диде министр.


Фикер өстәү