Район кафе хуҗасы төнлә эшләү тыелу хокукын кабат бозган

Әлмәттә бер кафе хуҗасына штраф салынган. Аның кафесы 23.00 сәгатьтән соң эшләвен дәвам иткән. Бу турыда оператив штабка сылтама белән «Знамя труда» хәбәр итә.

Беренче тапкыр 31 октябрьдә кафега штраф салганнар, ул вакытта 30 мең сум штраф салынган.  Полиция хезмәткәрләре 1.40 сәгатьтә кафега килгәндә анда ун кеше утырган. Хуҗа кешеләр ашап бетереп, кафедан чыгып киткәннәрен көттем дип аңлаткан.

Хокук тәртибе сакчылары эпидемиологик режим бозылу турында беркетмә төзегән. Кафе хуҗасынат хокук бозган өчен 50 мең сум штраф салынган.


Фикер өстәү