Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе метеорологларга сылтама белән Татарстанда шактый суыту турында кисәтте. 16 һәм 17 ноябрьдә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә, ләкин төнлә температура -23 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлыйлар.
Төнлә уртача температура -11-16 градус булачак. Шул ук вакытта термометр баганалары аязганда -18 дән -23 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -6 -11 градус тәшкил итәчәк.
Татарстанның кайбер районнарында томан булырга мөмкин.