Коррупция буенча хокук бозуларның иң күбе Татарстанның алты районында ачыкланган

Татарстанның алты районында 2020 елда коррупция законнарын бозуның иң күп очрагы ачыкланды. Бу хакта коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр итте.

«Коррупциягә бәйле законнар бозу керем һәм милек турында тулы булмаган яки дөрес булмаган белешмәләр бирү, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу чараларын күрмәү белән бәйле», — дип ачыклык кертте Рәхимов.

Шулай итеп, ведомство Татарстанның Әлки, Балтач, Югары Ослан, Нурлат, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнарын аеруча билгеләп үтте.

Спикер шулай ук хокук бозу очрагы башка районнарда да теркәлә, дип аныклады, әмма билгеләнгән районнар аеруча тискәре күрсәткечләргә ирешкәннәр.


Фикер өстәү