Аферистлар телефон номеры ярдәмендә нинди мәгълүматны ачыклый алулары билгеле

Телефон номеры мошенникларга сезнең турыда бик күп шәхси мәгълүмат бирә. Алар сезнең исем-фамилиягезне һәм паспорт мәгълүматларын белә ала, ә инде алар буенча сез күчемсез милек яки автомобильләр белән эш итәсезме, тормыш дәрәҗәгез нинди — боларның бөтенесен дә бәяли алалар. Аларның эшен гражданнар мәгълүматлар базасының күп өлеше әлегә кадәр ачык кулланылышта булуы гадиләштерә, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «Цифрлы платформалар» генераль директоры Арсений Щельцин.

«Шәхси мәгълүматлар өчен куркыныч шактый күп. Бу янаулар мәгълүматларны эшкәртү технологияләрендә катнашучы агентлар санын арттыру һәм мәгълүматлар куркынычсызлыгын контрольдә тоту катлаулылыгын геометрик үстерү исәбенә даими тулылана», — дип билгеләп үтте эксперт.

Кешенең паспорт мәгълүматларын белүчеләр күбрәк мәгълүмат белән танышаала. Алар ярдәмендә милек турында мәгълүматны — фатирларны, машиналарны, җир участокларын ачыклыйлар. Кеше суд дәгъваларында кайчан һәм ничек катнашкан, аның бурычлары, кредитлары һәм штрафлары бармы һәм күпме суммага икәнен белергә мөмкин.

Әлегә мәгълүматлар базасының күпчелек өлеше ачык кулланылышта һәм алар еш кына җинаятьчеләр кулына эләгә. Моңардан арынырга электрон паспорт яки мөһим сервисларга ике факторлы авторизация ярдәм итәчәк.

«Бездә электрон паспорт керткәнче, мин гади паспортны өч-дүрт елга бер алыштырырга киңәш итәр идем», — дип фикерен белдерде Щельцин.


Фикер өстәү