Казанда дүрт җиңел автомобиль бәрелешкән

Казанда дүрт җиңел автомобиль катнашындагы авариядә алты яшьлек кыз зыян күргән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

14 ноябрьдә Айтматов урамында берничә машина катнашында юл һәлакәте булган. «Киа Рио» автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Фольксваген Поло» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Фольксваген» — «Хендэ Элантра» автомобиленә, анысы, үз чиратында, 14нче модельле «Лада»га килеп сыланган.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Фольксваген»ның йөртүчесе һәм «Лада»ның 6 яшьлек пассажиры җиңелчә тән җәрәхәтләре алган.


Фикер өстәү