Татарстанда һава торышы үзгәрә: салкынайтачак

17 ноябрьдә Татарстанда салкын һәм коры һава торышы булачак, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил уртача тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -19…-24 градус фаразлана. Көндез һава температурасы -5…-10 градуска кадәр булуы көтелә.


Фикер өстәү