Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимегән

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 ның 61 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«9 кеше хастаханәгә озатылган, 52се өйдә дәвалану ала», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Инфекция йоктыручылар арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге татарстанлылар — 28 кеше, икенче урында 60тан 70 яшькә кадәрге төркем — 15, антирейтинг өчлеген 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге категория йомгаклый- сигез хаста.

Яңа очракларның күбесе Казанда теркәлгән — монда узган тәүлектә берьюлы утыз биш кеше авырып киткән. Икенче урында — Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Лениногорск районнары, аларда өчешәр яңа очрак ачыкланган, өченчедә — Азнакай, Бөгелмә, Лаеш һәм Саба районнары — икешәр авыру.

 


Фикер өстәү