Татарстанда ОРВИ таралу аркасында 5 мәктәптәге 9 сыйныфны карантинга япканнар

Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылган, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Казанның өч мәктәбендә – дүрт, Менделеевск районындагы мәктәптә – тагын дүрт һәм Түбән Кама районындагы мәктәптә бер сыйныф ябылган.

«Министрлык көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрә, салкын тидереп авыручылар артуга бәйле рәвештә ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтә», — дип искәрттеләр ведомствода.

Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр үткәрелә, сыйныф бүлмәләре даими рәвештә җилләтелә һәм җыештырыла. Бер бүлмәдә балаларның күпләп җыелуына юл куелмый, укытучылар битлек режимын сакларга тиеш.


Фикер өстәү