Такси хезмәте күрсәткән машина авариягә очрап, машина йөртүчесе һәлак була

Кичә көндезге сәгать икеләр тирәсендә Уфаның Сипайловская урамында “Планета” сәүдә үзәге янында юл һәлакәте була. Бер кешенең гомере өзелә, дип хәбәр итә «Кызыл таң».

49 яшьлек “Nissan Almera” шоферы Сипайлово бистәсе ягына таба барганда идарәне югалта һәм баганага бәрелә. Беренчел мәгълүматлар буенча әлеге машина такси хезмәтендә теркәлгн була.

Көчле бәрелүдән автомобиль каршы як полосага чыгып оча. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче каты җәрәхәт ала һәм ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак була.

Авариянең хәл-шартлары ачыклана.


Фикер өстәү