Казанда баганага бәрелгән иномарка йөртүчесе һәлак булган

Казанда баганага килеп бәрелгән чит ил автомобиленең йөртүчесе хастаханәдә җан биргән, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке унберләр тирәсендә Адоратский урамындагы 1а йорты каршында авария була. «Тойота» автомобиле, тизлеген арттырып, юл читенә чыккан һәм баганага килеп бәрелә. Аның 38 яшьлек пассажиры имгәнә һәм авария урынында ук һәлак була.

«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган машинаны йөртүче 44 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Иртәнге бишенчеләрдә ул вафат булган», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.


Фикер өстәү